news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт татар дәүләт драма театрында куелган «Йорт» спектаклен карады

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт татар дәүләт драма театрында куелган «Йорт» спектаклен карады
Фото: Равил Сабыр тарафыннан тәкъдим ителде

Равил Сабыр пьесасы буенча Әлмәт татар дәүләт драма театрында куелган «Йорт» спектаклен бүген, 22 майда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады. Аның белән бергә иммерсив променад белән «Татнефть» компаниясенең генераль директоры Наил Мәганов, ТР Мәдәният министрының урынбасарлары Юлия Әдһәмова һәм Ленар Әхмәтҗанов, Әлмәт районының башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәм нефть төбәге районнары башлыклар да танышты. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бик мәгънәле, сабак булырлык спектакль. Бигрәк тә җитәкчеләр, район башлыклары өчен», — дип бәя бирде спектакльгә Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © Равил Сабыр тарафыннан тәкъдим ителде

Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның кунакка килүен теарт өчен тарихи вакыйга дип саный.

«Соңгы көннәрдә театр коллективы ниндидер бер күңел күтәренкелеге, илһамлану, дәртләнү белән яшәде. Бик дулкынландык! Дөресен генә әйткәндә, минем гомеремдә дә болай нык дулкынланганым юк иде, — диде Фәридә ханым. — Иң мөһиме Татарстан Рәисе театрның чакыруын кабул итеп алды һәм сүзендә торып безгә кунакка килде. Мондый тарихи вакыйга гомердә бер генә буладыр».

Исегезгә төшереп узабыз, «Йорт» иммерсив спектакль-променады — Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдәр Тагировскийның (Венгрия) бу театрдагы беренче эше, шулай ук нефть башкаласында куелган беренче иммерсив тамаша. Аның премьерасы 2025 елның 1 мартында узды.

Спектакль «Татнефть»нең 75 еллык юбилеена багышлап чыгарылды. Хәзерге вакытта Әлмәт театры йорты булган бина «Татнефть» тарафыннан 1960 елда сафка бастырыла. Шул вакыттан башлап ул шәһәрнең үзәге булып тора. Географик үзәге дә, мәдәни, иҗтимагый һәм белем бирү үзәге дә. Театр үз бинасының тарихын җентекләп өйрәнеп тамашачылар өчен мавыктыргыч сәяхәт әзерләгән.

Фото: © Равил Сабыр тарафыннан тәкъдим ителде

Драматург Равил Сабыр әйтүенчә, пьесаны язу өчен ул Әлмәт тарихы турында ике дистәдән артык китап укып чыккан, үткәне Техника йорты белән бәйле 20дән артык ветераннан интервью алган.

«Йорт» спектакле өчен чынлыкта бер түгел, өч пьеса язылды, — диде Равил Сабыр. — Алар барысы да Әлмәттә, Техника йортында чыннан да булган вакыйгаларга нигезләнгән, тик шулай да бу документаль спектакль дип атап булмый, чөнки сәхнә әсәренә автор фантазиясе дә бик нык өстәлгән. Кемдер язганча, тамашачылар совет чорында һәр йортта кадерле әйбер булган гаилә альбомын актаралар кебек. Материаллар шактый җыелган иде. Әгәр театрның техник мөмкинлекләре булса, тагын өч сюжет та язарга булыр иде әле», — диде спектакль авторы.

«Йорт»тагы вакыйгалар 1948 елдан алып безнең көннәргә кадәр дәвам итә. Тамашада 40тан артык артист, Әлмәтнең Ф. Яруллин исм. музыкаль колледжы студентларыннан торган 20 кешелек хор катнаша. Шунысын да искәртик, быелның март аенда «Йорт» иммерсив променады ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» театраль премиясенә лаек булды.

Фото: © Фото: Равил Сабыр тарафыннан тәкъдим ителде

Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путинның Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективын «Мәднияттә һәм сәнгатьтә казанышлар өчен» ордены белән бүләкләү турында указы басылып чыккан иде. Спектакль тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов әлеге орденны театр җитәкчелегенә тапшырды.

«Мәдәният» милли проекты буенча былтыр Әлмәт театрында капиталь ремонт узды. Без сездән яңадан-яңа сәхнә әсәрләре һәм югары казанышлар көтәбез. Моның өчен бөтен шартлар да тудырылган», — диде Рөстәм Миңнеханов хушлашыр алдыннан.

news_right_1
news_right_2
news_bot