news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Алга» һәм 621нче дивизион хәрбиләрен бүләкләүне күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов «Алга» һәм 621нче дивизион хәрбиләрен бүләкләүне күрсәтте
Фото: Видеодан скриншот

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналда һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә махсус операциядә катнашучы Татарстан хәрбиләрен бүләкләү мизгелләре сурәтләнгән чираттагы видеоязма урнаштырды.

«Бүләкләү тантанасы Татарстанның легендар «Алга» батальонында һәм 621нче гаубица артиллерия дивизионында узды», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

«Хәрбиләрне котлыйм! Хезмәтегез өчен рәхмәт. Алга, егетләр! Сугышчыларыбызга дан, аларның кыюлыгына, батырлыгына сокланабыз!» – дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.

t.me/rustamminnikhanov видеосы.

news_right_1
news_right_2
news_bot