Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Алексей Михеев белән эшлекле очрашу уздырды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Михеев белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
23 июньнән 27 июньгә кадәр РФ Президенты идарәсе республика территориясендә контроль чараларын үткәрде. Тикшерүләр ТР Рәисе Администрациясен, аерым министрлыкларны һәм муниципаль берәмлекләрне колачлады. Төп игътибар гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне җайга сала торган законнарны гамәлгә ашыру практикасын өйрәнүгә бирелде.
Алексей Михеев республика хакимият органнары һәм Татарстанның җирле үзидарә органнарының бу юнәлештәге эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз