news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Алексеевск-Әлмәт түләүле трассасы төзелеше барышы белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Алексеевск-Әлмәт түләүле трассасы төзелеше барышы белән танышты
Фото: Татарстан Рәисенең телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск-Әлмәт түләүле трассасы участогы төзелеше барышын карады. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында сөйли.

«Төзүчеләр белән сөйләштек, әзер участок буйлап үттек», — дип язган республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов ел саен бу юнәлештә автомобиль агымы артуын искәртә һәм «яңа юлны файдалануга тапшыргач, Казаннан Әлмәткә ике сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак», — дип билгеләп үтә.

Шәле (М7)-Баулы (М5) трассасы составындагы Алексеевск-Әлмәт түләүле автомобиль юлының гомуми озынлыгы 145 километр тәшкил итәчәк. Аны тулысынча 2024 ел ахырында төзеп бетерергә һәм файдалануга тапшырырга тиешләр. Проект «Европа-Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорын булдыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot