Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Әлеге халыкара сәнәгать проекты – Россия һәм Төркия дуслыгы символы
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре барышында илдә беренче майлеангидрид заводын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ул үзе социаль челтәрләрдәге битләрендә сөйләде.
«Бүген Төркиядә илдә беренче майлеангидрид заводы ачылды. Бу проект безнең илләр лидерларының (Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган – Т-и иск.)», - дип язды ТР Рәисе Макста үз каналында.
«Әлеге проектны гамәлгә ашыруда Татарстан технологлары һәм инженерлары катнашты», – дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов яңа заводны шулай ук Россия һәм Төркия дуслыгы символы дип атады. «Әлеге халыкара сәнәгать проекты – Россия һәм Төркия дуслыгы символы», – диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз