news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларны бүләкләде

Май бәйрәмнәре алдыннан Россия һәм Татарстан бүләкләрен тапшыру республикада күркәм традициягә әверелде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яз һәм хезмәт бәйрәме белән Җиңү көненә багышланган тырыш татарстанлыларны бүләкләү тантанасында белдерде.

«Май бәйрәмнәре алдыннан яңа традиция - Россиянең һәм Татарстанның иң актив татарстанлыларына бүләкләр тапшыру», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан Россиянең терәк төбәге һәм ил өчен мөһим вакыйгаларны, шул исәптән халыкара вакыйгаларны тарту үзәге булып тора. Ул шулай ук республиканың күп кенә макроикътисади күрсәткечләр буенча лидер, тормыш итү һәм эш өчен уңайлы төбәк булуын билгеләп үтте. Анда киң күләмле инвестиция һәм социаль икътисади проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла, яңа производстволар эшли, инфраструктура үсә, яңа юллар һәм торак төзелә.

«Федераль үзәкнең һәм шәхсән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәрьяклап ярдәме Татарстанга гражданнарыбызның тормыш сыйфатын алга таба да яхшырту, көчле Россия төзү юнәлешен сакларга ярдәм итә», - дип белдерде Татарстан Рәисе.

Ул республика һәм ил үсешенә, тулаем алганда, тантанада катнашучыларның һәркайсы саллы өлеш кертә, дип өстәде.

«Беренче чиратта, хөрмәтле ветераннарыбызга мөрәҗәгать итәм. 9 Май бәйрәме алдыннан без Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән һәркемгә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бүген дә бу залда утыручы тыл хезмәтчәннәрен сәламлисем килә. Сез бик катлаулы шартларда, ял белмичә, Җиңү өчен тырыштыгыз, армия һәм флотны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин иттегез. Сезнең алда баш иябез, сезгә зур рәхмәт», - диде Миңнеханов.

Ул хәрби хезмәткәрләргә аерым игътибар бирде, аларны Бөек Җиңү геройларының лаеклы дәвамчылар дип атады, махсус хәрби операция шартларында илнең иминлеген тәэмин итү бурычларын батырларча хәл итәләр һәм тарихи дөреслекне яклыйлар.

«Күпсанлы санкцияләргә һәм дустанә булмаган илләр тарафыннан тышкы басымга карамастан, безнең тарафтан иң амбициоз бурычлар гамәлгә ашырыла. Безне сындырып булмавын исбатладык», - дип өстәде Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, куелган бурычларга һәм көндәлек тырыш хезмәте белән илнең оборонага сәләтлелеген ныгытуга, технологик суверенитетны үстерүгә үзенең җаваплы мөнәсәбәте белән ярдәм итүче республика предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре югары дәүләт бүләкләренә лаек булган.

«Мин сезне чын күңелдән котлыйм. Сез үз хезмәтегез белән илебездә һәм республикабызда тормышны тагын да яхшырак ясыйсыз, алга таба хәрәкәт итү нигезен ныгытасыз. Сезне лаеклы бүләкләр һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тагын бер кат чын күңелдән котлыйм, ныклы сәламәтлек, алга таба уңышлар һәм иминлек телим», - дип йомгаклады Татарстан Рәисе .

Бүләкләнүчеләр арасына Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, завод хезмәткәрләре, төзүчеләр, нефтьчеләр, инженерлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, табиблар, укытучылар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре кергән. Татарстанда яшәүче 54 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100