news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов алдынгы инженерлык мәктәбе җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә катнаша

Рөстәм Миңнеханов алдынгы инженерлык мәктәбе җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә катнаша
Фото: https://tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгы инженерлык мәктәбе җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә катнаша, чара Әлмәтнең «Югары нефть мәктәбе» фәнни-белем бирү үзәге базасында уза.

«Семинар-киңәшмәнең модераторы – РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков», - дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Өч көнлек (24-26 апрель) семинар-киңәшмәдә катнашучылар илнең технологик суверенитетына ирешү өчен кадрлар әзерләү перспективалары, алдынгы инженерлык мәктәпләре белән идарә итү системасы, мәктәпләрнең бизнес белән бәйләнеше, алдынгы инженерлык мәктәпләренә талантлы яшьләрне җәлеп итү алымнары хакында фикер алыша. Әлеге чара Татарстанда икенче ел рәттән үткәрелә.

Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында белдергәнчә, илдә йөз алдынгы инженерлык мәктәбеннән торган челтәр булдырылачак, анда югары квалификацияле белгечләр әзерләргә һәм төрле тармакларда үзенчәлекле техник карарлар тәкъдим итәргә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100