Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Алабуганың яңартылган үзәк район хастаханәсендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Алабугада, анда ул капиталь ремонттан соң ачылган үзәк район хастаханәсендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Медицина учреждениесе ел саен 78 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Үзәк район хастаханәсендә тәүлек буе булу өчен 285 урын һәм көндезге стационар өчен 143 урын булдырылган.
Капиталь ремонт кысаларында электр белән тәэмин итү, су һәм җылылык белән тәэмин итү, су агызу системалары тулысынча яңартылган, бинаның эчке һәм тышкы бизәлеше буенча эшләр башкарылган, тәрәзәләр, ишекләр, сантехника, вентиляция һәм янгын сигнализациясе алмаштырылган. Шулай ук процедура кабинетларын, палаталарны һәм хезмәткәрләрнең эш урыннарын санитария нормаларына туры китерделәр.
Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов үзәк район хастаханәсе персоналы белән аралашты һәм медицина учреждениесенең эш шартлары белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз