news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Алабугада яңартылган мемориаль комплексны карады

Алабугага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хәтер мәйданындагы яңартылган мемориаль комплексны карады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу урында беренче мемориал 1970 елда ачылган, ә Бөек Җиңүнең 50 еллыгына мәйдан реконструкцияләнгән, һәм яңа мемориал 1995 елның 9 маенда тантаналы рәвештә ачылган.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында муниципалитет тарафыннан сугыш елларында һәлак булган Алабуга сугышчылары мемориалына капиталь ремонт ясау буенча эскиз проекты әзерләнгән, махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларга обелиск куелган.

Төзекләндерү барышында шулай ук Гассар урамында яңа мәйданчык төзекләндерелде, ул тыл хезмәтчәннәренә багышланган скверның бер өлешенә әверелде.

Рөстәм Миңнеханов Мәңгелек утка чәчәкләр куйды һәм бүген ирекле халык дружинасы сафларында хезмәт итүче һәм иминлекне тәэмин итүдә ярдәм итүче махсус хәрби операция ветераннары белән очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot