news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Алабугада Мәдәни үсеш үзәген ачуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов Алабугада Мәдәни үсеш үзәген ачуда катнашты
tatarstan.ru

Белем көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада мәдәни үсеш үзәген ачу тантанасында катнашты. Объект ике ел эчендә — 2020 елдан 2022 елга кадәр – «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән.

Бинада 197 кешелек күпфункцияле зал, артистлар өчен аппарат, грим һәм душ бүлмәсе, костюмнар бүлмәсе һәм реквизитны саклау урыны урнашкан. Кунакларны монда лекция һәм бию заллары, түгәрәкләр бүлмәләре һәм универсаль класслар көтә.

Президент укучылар белән аралашып, аларны уку елы башлану белән котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot