news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Алабугада балалар музей-мәгариф үзәген ачуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов Алабугада балалар музей-мәгариф үзәген ачуда катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугада «Эврика» балалар музей-мәгариф үзәген ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Үзәкне булдыру идеясен Рөстәм Миңнеханов 2016 елда ук шәһәрнең тарихи өлешен әйләнеп чыкканнан соң ук әйткән иде. Проектны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан да акча бүлеп бирелде, иганәчеләр дә ярдәм итте. Үзәк XIX гасыр бинасында, мәдәни мирас объектында урнашкан.

Төп корпуска уку сыйныфлары, уен һәм экспозиция заллары, шулай ук заманча мультимедиа-аудиторияләр керә. Биредә балалар заманча музей технологияләре белән таныша ала: интерактив 3D-экспозицияләр, сенсор витриналар, дөнья музейлары һәм ЮНЕСКО һәйкәлләре буйлап виртуаль экскурсияләр, археологик артефактлар, архитектура һәйкәлләре һәм сәнгать әсәрләре реконструкциясен торгызу.

«Без сыйфатлы белем бирү өчен кирәкле бөтен нәрсәне эшлибез. Бу үзәктә төзүчеләребез балалар, ата-аналар һәм педагоглар өчен шартлар тудырырга тырыштылар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot