news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов алабай эте Акдусны йөрергә чыккач төшергән фотосын күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов алабай эте Акдусны йөрергә чыккач төшергән фотосын күрсәтте
t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Акдус алабаен йөрергә чыккач төшергән фотосын Telegram-каналында күрсәткән.

Фотода этнең туктап калып, артка борылып каравы сурәтләнгән. Республика җитәкчесе фото астында «Саф һавада рәхәт!» дигән комментарий калдырган.

Ак төстәге алабай көчеген Рөстәм Миңнехановка Төркмәнстанның ул вакыттагы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов 2021 елда бүләк итте.

Татарстан Рәисе йорт хайванының фотолары белән даими уртаклаша, бу фотолар публикада уңай эмоцияләр тудыра. Күптән түгел ул Акдусның Россия кинология федерациясе версиясе буенча «Урта Азия овчаркасы» номинациясендә Россия чемпионы булуы турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100