Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов актив милләттәшләребезне бүләкләде
Бүген Казахстан Республикасының Петропавловск шәһәрендә Республика Сабан туе уза. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Ул бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән ватандашларыбызны бүләкләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә милләтләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен «Төньяк Казахстан өлкәсенең «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый үзәге» иҗтимагый берләшмәсе шәрәфле әгъзалары: Наил Кадыйр улы Абраев, Фәүзия Шәрифулла кызы Фәйзуллина «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә – 100 ел» медале белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасы Рәисе Боерыгы нигезендә татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүләре өчен Төньяк Казахстан өлкәсенең Кызылъяр районы Рощинский авыл округы хәкиме Руслан Хәсән улы Аитовка, «Төньяк Казахстан өлкәсенең «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый үзәге» иҗтимагый берләшмәсе әгъзалары: Фәнис Хәтмулла улы Литфуллинга, Закирҗан Харис улы Мәмлүтовка, Ләйлә Равил кызы Сәйдәшевага, Илдар Марат улы Сисанбаевка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз