news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Акдусның кышкы фотосын күрсәтте

Рөстәм Миңнеханов Акдусның кышкы фотосын күрсәтте
Фото: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Акдус кушаматлы алабаеның яңа фотографиясен күрсәтте.

«Кар күп яуса, ел уңышлы булыр микән?»,- дип язган фото астына Татарстан лидеры.

Исегезгә төшерик, Татарстан Рәисенә ак төстәге алабай көчеген Төрекмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк итте. Рөстәм Миңнеханов даими рәвештә йорт хайванының фотолары белән уртаклаша. Акдусның фотолары бик күп уңай реакцияләр җыя.

news_right_1
news_right_2
news_bot