news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Акдус кушаматлы этенең ил чемпионы булуы турында сөйләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Акдус кушаматлы алабаеның Россия кинология федерациясе версиясе буенча ил чемпионы булуы турында сөйләде.

«Минем сәхифәгә язылучылар еш кына Акдусның хәлләре ничек дип сорый. Ул булдыра, югары бүләк алды, Россия чемпионы булды! Акдус – чемпион! Килешәсезме? Кем килешми, Акдус сезнең янга килер», – дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.

Ак төстәге алабай көчеген Татарстан Рәисенә Төрекмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк итте. Рөстәм Миңнеханов айга бер тапкыр диярлек аның фотолары белән уртаклаша – алар күпләрдә уңай тәэсирләр калдыра.

Фото: © Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан

news_right_1
news_right_2
news_bot