news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Акдус алабае белән саф һавада йөргәндә төшерелгән фотоны күрсәтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алабай токымлы эте – Акдусның фотографиясен күрсәтте. Татарстан Республикасы җитәкчесе күптәннән мондый фото белән бүлешмәвен һәм вакыт җитмәвен билгеләп үткән.

«Акдусның фотосын күптән куйганым юк. Бергәләшеп сирәк йөреп була – эш күп», – диелә телеграм-каналындагы хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, ТР Президенты яраткан йорт хайванының фотосурәтен соңгы тапкыр быел август аенда күрсәткән иде.

Исегезгә төшерәбез, Акдусны Рөстәм Миңнехановка Төркмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән иде.

 

Фото: © ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан

 

news_right_1
news_right_2
news_bot