Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс»ның һәр уенын күзәтеп баруын әйтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» Хоккей клубының һәр уены барышын белүен, башыннан ахырына кадәр команда өчен җан атуын әйтте.
«Кайвакыт хәтта телеканалны да күчерәм», – дип китерә Миңнехановның сүзләрен аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Шул ук вакытта ул матчларга һәрвакытта да йөрмәвен әйтте, чөнки уңышны өркетүдән курка. Әмма бу республика җитәкчесе әлеге вакытта «Ак Барс» өчен җан атмый дигәнне аңлатмый, диде Миңнеханов.
«Әгәр мин җанатарлар эскәмиясендә булмасам, сезнең өчен җан атмыйм дип уйламагыз», – диде Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз