Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс-2011» командасы хоккейчыларын җиңүләре белән котлады
Бүген Казанда хоккей буенча Россия беренчелегенең яшь җиңүчеләрен – «Ак Барс-2011» командасын котладылар. Ю. Моисеев исемендәге Хоккей академиясенең 2011 елда туган хоккейчылары командасы «Ак Барс» бөтенроссия финалы - «Владислав Третьяк кубогы» чемпионы булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм Россия җыелма командасы составында өч тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов, «Алтын алка» КДХЛ башкарма директоры Константин Маргольф катнашты.
Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс- 2011» хоккей командасын 14 яшькә кадәрге егетләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегендә лаеклы җиңүләре, шулай ук илнең төп трофеен - «Третьяк кубогы»н яулаулары белән котлады.
Ул ассызыклаганча, чемпион титулына юл тотканда команда югары дәрәҗәдәге спорт осталыгын, рухи көч һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте. Татарстан Рәисе тренерлар штабына, административ персоналга һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясенә бу эш өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс»ның яшь хоккейчыларына спортта уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде. Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге алкалы хоккей кебек популяр юнәлешкә ярдәм итүне дәвам итәчәк. Аерым алганда, ул искәрткәнчә, программа кысаларында республикада якындагы өч елда 12 спорт сарае төзеләчәк. «Бу безнең хоккейның абруен күтәрәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Ак Барс» хоккей буенча олимпия резервы спорт мәктәбе коллективына Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте тапшырылды.
Моннан тыш, тренерларга яшүсмерләр клубларына спорт экипировкасына сертификатлар тапшырдылар.
Казан мэры Илсур Метшин һәм Данис Зарипов яшь спортчыларга мэр стипендиатлары статуэткаларын тапшырды (мэр стипендиясен алуга конкурс Казанда ел саен үткәрелә, максаты - ярышларда уңышлы чыгыш ясаган спортчыларны бүләкләү).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз