news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов AirAsia вәкиле белән Казанга туры рейслар ачу турында фикер алышты

Рөстәм Миңнеханов AirAsia вәкиле белән Казанга туры рейслар ачу турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Capital А компаниясе генераль директоры, AirAsia Group компаниясенә нигез салучы һәм киңәшчесе Тони Фернандес белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Компания авиация, логистика, финтех һәм азык-төлек өлкәләрендә эшли. Аның портфеленә коммерцияле авиаташулар, инженерлык хезмәтләре, авиация җиһазларын арендалау, дроннар белән идарә итәргә өйрәтү, шулай ук йөк ташуны оештыру керә.

Тони Фернандес хәбәр иткәнчә, AirAsia 25 илдә 400 дән артык юнәлеш буенча рейслар башкара. Ул Казанга рейслар ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу Татарстан белән Көньяк-Көнчыгыш Азия арасындагы элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның компания белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын билгеләп үтте, шул исәптән туры авиаэлемтәне оештыру өлешендә дә.

news_right_1
news_right_2
news_bot