Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Айнур Тимерхановны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләү турындагы указларны имзалады. Документлар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов – күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, гуманитар фәннәрне үстерүгә зур өлеш керткәне, Аксубай район советы аппараты җитәкчесе Рәис Галиев – җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең Матди-техник һәм хәрби тәэмин итү базасы башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Александр Колбасин һәм Спорт министрлыгының матди-техник тәэмин итү һәм дәүләт заказы бүлеге башлыгы Флюра Таһирова һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен билгеләп үтелде.
Тагын бер указ нигезендә, Минәхтәм Минәхмәтов күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Элегрәк Миңнехановның кинооператор Юрий Гвоздьне «Дуслык» ордены белән бүләкләве хакында хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз