news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Айдар Әхтәриевны янә Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле итеп билгеләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айдар Әхтәриевның Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле вазифасындагы вәкаләтләрен озынайтты. ТР җитәкчесе карарыннан күренгәнчә, ул үз вазифасына бүгеннән үк керешә.

«Айдар Азат улы Әхтәриевны 2023 елның 9 гыйнварыннан, 3 елга, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле итеп билгеләргә», диелә документта.

Әхтәриев әлеге вазифада 2020 елның 9 гыйнварыннан эшли. Әлеге вазифага билгеләнгәнче, ул 7 ел дәвамында – 2013 елдан 2020 елга кадәр -  ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының халыкара элемтәләр бүлегендә, аннан алда КФУда аналитика бүлегендә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми протокол бүлегендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100