news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов аграрийларны язгы кыр эшләренә вакытында әзерләнергә өндәде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов аграрийларга язгы кыр эшләренә әзерлекне вакытында оештырырга өндәде.

«Төп бурыч – язгы кыр эшләрен вакытында оештыру. Кыска вакыт эчендә машина-трактор паркын әзерләргә кирәк. Техниканы яңарту эшләре дәвам итәчәк. Запчастьләр белән тәэмин итү ягыннан авырлыклар юк», - диде ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән утырышында.

Ул чит ил техникасын алмаштыру төп мәсьәләләрнең берсе булып калуын искәртте. Шулай ук читтән кергән техник культураларның орлыкларын алмаштыру юлларын эзләргә кирәклеген ассызыклады.

«Аларны алмаштыру юлларын уйларга кирәк. Махсус үзәкләр булдыруны уйларга кирәк», – диде ул. 

Ул җирләрнең уңдырышлылыгын арттыру буенча эшләрне дәвам итәргә кирәк, диде. «Ашлама, известь кертүдән башка зур уңышка өметләнеп булмый», – ди Рәис.

Рөстәм Миңнеханов чәчүлек җирләрен иминиятләштерү мәсьәләсен дә күтәрде. «Чәчүлекләрнең 10 проценты гына иминиятләштерелгән. Бу мәсьәләгә катгый карарга кирәк», – ди ул. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot