news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Аграрийлар махсус хәрби операция зонасына 500 тонна ярдәм җибәрде

Рөстәм Миңнеханов: Аграрийлар махсус хәрби операция зонасына 500 тонна ярдәм җибәрде
Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәргән аграрийларга рәхмәт әйтте.

«Бүгенге көндә сезнең көч белән 500 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде. «Нармонка», «Кырлай», «Вятские зори» агрофирмаларын, Минталип Миңнеханов крестьян-фермерлык хуҗалыгын аерып әйтәсе килә», – диде ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән утырышында.

Рәис авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләр белән агросәнәгать комплексы ветераннарының аерым батальоннарга күрсәткән ярдәме өчен дә рәхмәт әйтте. «Сез җиңүгә зур өлеш кертәсез», – диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта авыл хуҗалыгының икътисад өчен мөһим роль уйнавын искәртте. «Авырлыклар булуга карамастан, без агросәнәгать комплексына ярдәм күләмен саклап калдык», – диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot