Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Әфганстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфганстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары мулла Абдулла Гани Бәрадар белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да KazanForum-2025 кырларында узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Әфганстан делегациясенә Татарстанга визитлары һәм 16нчы Казан форумында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Ышанам ки, Әфганстан делегациясенең визиты һәм аның KazanForumда катнашуы безнең багланышлар үсешенә ярдәм итәчәк», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Очрашуда катнашучылар, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм хәләл өлкәләрне дә кертеп, кайбер тармакларда хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов фән-мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә гуманитар партнерлыкның мөһимлеген билгеләп үтте.
Абдул Гани Бәрадар KazanForum га чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан белән үзара хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз