Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: «Адымнар» һәм «Сәләт» бергә уңай нәтиҗәләр бирер дип уйлыйм
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Адымнар" күп телле белем бирү комплекслары һәм "Сәләт" хәрәкәте эшчәнлеген зур өметләр баглады. "Адымнар" мәктәбе "Сәләт" хәрәкәте белән бергә позитив нәтиҗәләр бирер дип уйлыйм", - диде ул Яшел Үзәндә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.
"Адымнар" мәктәбе - яңа эш форматы, заманча полилингваль мәктәпнең аерым бер фәлсәфәсе", - диде Президент. Ул бу мәктәпләр челтәре республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев башлангычы белән гамәлгә куелганын искәртте. "Әле башкарасы эш күп. Безнең өметләр зурдан", - диде.
Бүгенге көндә дүрт комплекс эшли. 2022 елның 1 сентябрендә тагын ике мәктәп - Түбән Кама һәм Әлмәттә үз ишекләрен ачачак.
"Үз илеңнең патриоты булу - туган ягыңны, телеңне ярату, культураны, тарихи үткәнне хөрмәтләү. Республикада туган телләр һәм әдәбиятларны өйрәнү өчен шартлар тудырылган", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка рәхмәтен белдерде.
"Безнең бурыч - университет, Фәннәр академиясе белән берлектә, яңа буын дәреслекләр әзерләүне дәвам иттерү, беренче чиратта, татар телендә һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрендә дәреслекләрне булдыру", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз