Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Аддитив технологияләр – яңа чынбарлык» лидер-форумын ачты

Бүген Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркы мәйданчыгында «Аддитив технологияләр – яңа чынбарлык» V лидер-форумы ачылды. Аддитив технологияләр - яңа технологик тәртипкә күчүдә төп алым, дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында.
«Татарстан һәрвакытта да нигезе аддитив технологияләр булган яңа технологик тәртипкә күчүнең алгы сызыгында торды. Республикада бу куәтле сәнәгать базасы, зур үсеш алган фәнни-белем бирү һәм технологик процесс нәтиҗәсендә мөмкин булды», - дип искәртте Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе эшләп чыгару күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында – беренче, илдә бишенче урынны били. Миңнеханов әйтүенчә, санкцияләргә дә карамастан, узган ел республика икътисады үсеш күрсәткән.
«Бүген аддитив технологияләр бөтен дөньяда югары темплар белән үсә, алар барлык тармакларга диярлек үтеп керә. Гамәлдәге эшләнмәләрнең характеристикаларын яхшырту белән бергә, әлеге технологияләр башка алымнар белән әзерләп булмый торган өр-яңа конструкцияләр дә ясарга мөмкинлек бирә», - дип искәртте Татарстан Рәисе.
Аның сүзләренчә, аддитив технологияләр Россиядә дә зур темплар белән үсеш кичерә. Әйтик, узган ел бу өлкәдә эшләүче компанияләрнең әйләнеше биш тапкыр арткан.
«Татарстан аддитив продукцияне кулланып кына калмый, ул төп карарларның генераторы ролен дә уйнарга әзер», - дип сүзен төгәлләде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз