news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида IDEX-2023 күргәзмәсен ачуда катнашты

ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре чакыруы буенча Абу-Дабида IDEX-2023 халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты. Татарстан предприятиеләре күргәзмәдә 1995 елдан бирле катнаша.

Утызынчы юбилей күргәзмәсендә Россия павильонында «Рособронэкспорт» акционерлык җәмгыяте, «Алмаз-Антей» концерны, «НПО «Высокоточные комплексы» акционерлык җәмгыяте, «Технодинамика» акционерлык җәмгыяте, «Швабе-Медиа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «ОПК» акционерлык җәмгыяте, Ульяновск патрон заводы, ФПК «Казанский ГКПЗ» оешмасы тәкъдим ителде.

«Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр продукциясе белән танышты. Моннан тыш, Россия вертолетлары стендына куелган продукцияне карады», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Россия белән Әмирлекләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга актив ярдәм итә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – республиканың төп сәүдә-икътисади партнерларының берсе. Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында товар әйләнеше 5 тапкырга диярлек артты һәм 28,6 миллион доллар тәшкил итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot