Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида форумда Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида ел саен үткәрелә торган AIM Global 2023 XII инвестицион форумының хөрмәтле кунагы булды. Ул «Дөнья лидерлары дебатлары» пленар утырышында катнашучылар алдында халыкара эксперт буларак чыгыш ясады. Республика җитәкчесе Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте һәм кунакларны «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумына чакырды.
Форумның пленар утырышы «Инвестицион парадигманың алмашынуы: тотрыклы икътисади үсешкә, төрлелеккә һәм чәчәк атуга ярдәм итү өчен булачак инвестицион мөмкинлекләр» темасына багышланган иде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә хәзерге геосәяси шартларда аеруча әһәмияткә ия.
«Форум безнең өчен - республикабызның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү, чит ил партнерлары белән тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мәйданчык. Бүген без кызыклы дискуссияләр һәм «Инвестицион парадигманың алмашынуы» дигән мөһим темага экспертлар фикерен ишетәчәкбез. Бу гади булмаган геосәяси вазгыятьне исәпкә алып, бик актуаль мәсьәлә. Дөнья икътисадында җитди үзгәрешләр бара», - дип мөрәҗәгать итте ул утырышта катнашучыларга.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан - зур инвестицион потенциаллы төбәк, Россиянең сәнәгати үсештә булган әйдәп баручы субъектларының берсе. Республикада инвесторлар өчен кирәкле бөтен инфраструктура булдырылды, төрле дәрәҗәдәге һәм билгеләнештәге мәйданчыклар, шул исәптән сәнәгать парклары, махсус икътисади зоналар, алгарышлы үсеш территорияләре һәм башкалар бар. Инвесторлар биредә салым, таможня һәм коммерцияле преференцияләр, кирәкле кадрлар, чимал алырга мөмкин. Аларга уңайлы инфраструктура, башка төбәкләр һәм чит илләр белән элемтә тәкъдим ителә. Болар барысы да Татарстанга илнең инвестицион климаты илкүләм рейтингында лидер булу мөмкинлеге бирә.
Республика һәм Россия ислам илләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә, дип искәртте Татарстан Рәисе. «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы үзара багланыш мәйданчыкларының берсе булып тора. Чираттагы 14нче форум Казанда 18-19 майда уза. Быел Россия Президенты Владимир Путин карары белән чарага федераль статус бирелде.
Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны бу вакыйгага чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, чара кысаларында йөздән артык эшлекле сессия уза, дөньяның төрле илләреннән 750дән артык спикер чыгышы көтелә. Форумда катнашу өчен дөньяның 64 иленнән һәм Россиянең 59 субъектыннан 10 меңнән артык кеше теркәлгән.
«Россиягә, Казанга, «KazanForum»га чакырам! Безнең республика партнерлык өчен һәрвакыт ачык һәм инновацияләр белән кызыксына. Безнең тәҗрибә һәм потенциал белән шәхсән танышу өчен сезне Татарстанга чакырам», - дип тәмамлады ул чыгышын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз