news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Абилимпикс»та катнашучыларны какшамас ихтыяр көче үрнәге дип атады

Рөстәм Миңнеханов «Абилимпикс»та катнашучыларны какшамас ихтыяр көче үрнәге дип атады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты Россия тарихында беренче тапкыр Казанда уза. Анда катнашучылар - гади хәрбиләр генә түгел, ә какшамас ихтыяр көче үрнәге дә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында шулай дип белдерде.

«Безгә илебезнең барлык төбәкләреннән катнашучылар килде. Алар - чын хәрбиләр һәм какшамас ихтыяр көче үрнәге», – дип белдерде Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, чемпионат Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән уздырыла. Анда катнашучылар 15 һөнәри компетенция буенча үз осталыкларын күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, чемпионатның төп бурычларыннан берсе - катнашучыларга стажировка узу һәм алга таба илнең әйдәп баручы оешмаларына эшкә урнашу өчен мөмкинлекләр тудыру.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Рөстәм Миңнехановның Телеграм-каналы видеосы

news_right_1
news_right_2
news_bot