news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: 9 нчы май илебез тарихында батырлык, бердәмлек символы булып язылды

Рөстәм Миңнеханов: 9 нчы май илебез тарихында батырлык, бердәмлек символы булып язылды
Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантанада ветераннарны, җәмәгатьчелекне котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

«9 нчы май илебез тарихы битләренә батырлык, кыюлык, бердәмлек символы булып язылды. Без сугышчыларның фидакяр батырлыгын хөрмәт итәбез. Бу - ватанпәрвәрлек һәм рухи көч үрнәге. Авыр сугыш елларында иген үстергән, урман кискән, окоп казыган, хәрби заводларда эшләгән тыл каһарманнары олы ихтирамга лаек», - диде ул чыгышында.

Татарстан Рәисе махсус хәрби операциядә катнашып, һәлак булучыларга, шунда хезмәт итүчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

  • Махсус хәрби операциясендә катнашып, һәлак булган ветеран Олег Сорокинга «Россия Федерациясе Герое» исеме бирелде. «Алтын йолдыз» медален аның әнисе Светлана Сорокина алды.
  • Махсус хәрби операциясендә катнашып, һәлак булган өлкән лейтенант Герман Захаров «Батырлык ордены» белән бүләкләнде. Орденны аның әти-әнисе Людмила һәм Василий Захаровларга тапшырдылар.
  • Махсус хәрби операциясендә катнашып, һәлак булган ветеран Фәнил Хисмәтуллин «Батырлык ордены» белән бүләкләнде. Орденны аның хатыны Гөлзия Хисмәтуллина һәм улы Ибраһим Хисмәтуллинга тапшырдылар.
  • «Батырлык өчен» медале белән махсус хәрби операциядә катнашкан Марат Нәбиуллин һәм Андрей Николаев бүләкләнде.
  • «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән Бөек Ватан сугышы катнашучысы Равил Хәкимов, Николай Левагин, тыл хезмәтчәннәре – Халидә Хөсәенова һәм Александра Усцова бүләкләнде.

«Җиңү - хәрби сынаулар, Ленинград блокадасы, фашист концлагерьларында тоткынлык куркынычы, йөзләгән җимерек авыл һәм шәһәрләрне торгызу һ.б. кебек буыннарның милли бердәмлеге символы. Татарстанлылар Бөек Ватан сугышының барлык хәлиткеч хәрәкәтендә катнашты. Сугыш кырларында һәлак булган һәм сугыштан соң вафат булган каһарманнарга якты һәм мәңгелек истәлек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, ветераннарның фидакяр хезмәте - туган җирне ихлас ярату, көчле ихтыяр, чыдамлык мисалы. Татарстан Рәисе республикада хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү максатында «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән исеме булдырылуын, Татарстанның 20 предприятиесе әлеге исемгә лаек булуын әйтте. «Бүген предприятие коллективлары, илнең иминлеген тәэмин итеп, махсус хәрби операция бурычын үти», - ди ул.

«Без, Бөек Җиңүнең варислары, хәрби һәм хезмәт батырлык кылучыларны хәтерлибез, хөрмәт итәбез. Сез булганга күрә без ирекле, көчле илдә яшибез. Махсус операциядә катнашучылар бабаларының эшен намус һәм абруй белән дәвам итә. Бөтен көчне берләштереп, фашизмга, нацизмга «юк» дибез. Ватаныбызның иминлеге сагында торучыларга рәхмәтлебез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Концерт мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең чыгышлары белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100