news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: 9 Май - батырлык, горурлык, мәңгелек дан бәйрәме

Рөстәм Миңнеханов: 9 Май - батырлык, горурлык, мәңгелек дан бәйрәме
Фото: «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Бу минутларда Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана бара.

Иң элек, сәхнәгә Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт флаглары, Җиңү байрагы чыгарылды. РФ һәм ТР дәүләт гимннары яңгырады.

Тантанада катнашучыларны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

«Хөрмәтле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрбиләре! Чын күңелдән Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм. 9 Май - барыбыз өчен дә изге көн. Батырлык, горурлык, мәңгелек дан бәйрәме», – дип башлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын.

Ул авыр сугыш елларында халкыбыз какшамас рухын күрсәткәнен ассызыклады. «Җиңү өчен бөтен ил көрәште. Кешеләр ил сагына басты. Татарстаннан киткән 700 мең кешенең яртысы әйләнеп кайтмады. Бәрелешләрдә кыюлыгы, хезмәттә фидакарьлеге белән җиңүче буын мәңге йөрәкләрдә калачак», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм бер минут тынлык игълан итте.

Татарстан Рәисе сугыш елларында республикага эвакуацияләнгән предприятиеләр ролен билгеләп узды.

«Тыл хезмәтчәннәре Армияне, халыкны азык-төлек белән тәэмин иткән. Медицина хезмәткәрләре яралыларны дәвалап, сафларга кайтарган», – дип белдерде.

Ул сугыш елларында халыкның бердәм булып, фронт өчен тырышканнарын билгеләп узды.

Чыгышыннан соң, Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot