Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов 70 ел мәктәптә эшләүче укытучы белән фотога төште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче мәктәп-интернатының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Генриетта Кобякова белән фотога төште һәм аралашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Аның эш эш стажы күпме дип уйлыйсыз? 70ел! Хәзер дә сафта. Шуңа күрә ул РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстанның халык укытучысы», - дип билгеләп үтте Галимова.
Укытучылар көне уңаеннан оештырылган тантанада Рөстәм Миңнеханов педагогны җылы сәламләде, ә ул үз чиратында аның белән фотога төшәргә сорады, – дип аңлатты ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе.
Видео: Лилия Галимованың МАКС-каналы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз