news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Ислам финанслары институтын үстерү безнең өчен мөһим юнәлеш булып тора

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында ислам финансларын үстерүне мөһим юнәлеш булуын әйтте. 

«Финанс ресурсларын куллану мөмкинлеге чикләнгән шартларында, ислам финанслары институтын үстерү безнең өчен мөһим юнәлеш булып тора. Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә закон чыгару базасын формалаштыру тәмамланып килә. Татарстан пилот төбәкләр исемлегенә керә. Яңа инструментларны куллану финанслар җәлеп итү мөмкинлекләрен киңәйтә. Алардан файдаланырга кирәк», – диде ул 

Ул шулай ук Татарстанның Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына керүче илләр белән күпьяклы элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар бирелүен ассызыклады.

«Быел Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы статусын алу яшьләрне халыкара аралашуга җәлеп итү өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Бу потенциалны куллану мөһим», – диде ул.

Ул җәй көне узган «KazanSummit» халыкара икътисади форумның мөһим булуын да ассызыклады.

«Анда дөньяның 64 иленнән һәм Россиянең 59 төбәгеннән 6,5 мең катнашучыны җыелды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әлеге чараны югары бәяләде һәм форумга федераль статус бирү турындагы тәкъдимебезне хуплады. Бу – зур ышаныч һәм зур җаваплылык. Петербург һәм Көнчыгыш икътисади форумнары белән беррәттән, Казан да Россиянең икътисади мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча тагын бер эре мәйданчыкка әверелә», – диде Миңнеханов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100