news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов 430 нчы полкны «гвардия» исеме бирелү белән котлады

Рөстәм Миңнеханов 430 нчы полкны «гвардия» исеме бирелү белән котлады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 430 нчы мотоукчылар полкы командиры полковник Айдар Бәйрәмгуловны һәм подразделениенең шәхси составын «гвардия» исеме бирелү белән котлады. Котлау тексты «Татар-информ» карамагында бар.

«Барыгызны да «гвардия» дигән мактаулы исем бирелү белән котлыйм. Бу батыр мотоукчылар формированиесенең сугышчан казанышларын тану, сезнең махсус хәрби операция барышында катлаулы сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгыгызны һәм ныклыгыгызны югары бәяләү», – диде Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, татарстанлылар үзләренең батыр якташлары – җиңүчеләр буынының лаеклы варислары белән горурланалар, алар Ватанга фидакарь хезмәт итү, хәрби һәм гражданлык бурычларына тугрылык традицияләрен дәвам итәләр.

«Барлык сугышчыларга нык сәламәтлек, уңышлар һәм безнең Җиңүгә какшамас ышаныч телим. Гвардия полкы байрагын югары күтәрегез һәм исән-сау өйгә кайтыгыз», - дип өстәде Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot