Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов 2027-2029 елларга республика бюджеты турындагы канунны имзалады
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2027 елга һәм 2028-2029 елларның план чорына республика бюджеты турындагы канунны имзалады. Документ Татарстан Республикасы Рәисенең рәсми сайтында бастырып чыгарылган.
2027 елга керемнәр 603,6 млрд сум күләмендә расланган, чыгымнар – 612,1 млрд сум, дефицит 8,49 млрд сум дәрәҗәсендә планлаштырылган.
2028 елга керемнәр – 627,15 млрд сум, чыгымнар – 636,51 млрд сум, дефицит – 9,36 млрд сум булыр дип көтелә. 2029 елга керемнәр – 652,53 млрд сум, чыгымнар - 655,99 млрд сум, дефицит – 3,46 млрд сум булыр дип планлаштырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз