Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: 2026 елда Казан ислам дөньясы мәдәни башкаласы дәрәҗәсен йөртәчәк
2026 елда Казан ислам дөньясы мәдәни башкаласы дәрәҗәсен йөртәчәк. «Бу республикабызның мәдәни мирасын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача», – диде республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатендә.
Ул Казанда Г.Камал исемендәге театрның заманча бинасы төзелешен мәдәният тармагында мөһим вакыйга дип атады. Татарстан Рәисе соңгы елларда мәдәният тармагының матди-техник базасы күпкә яңартылганын билгеләп үтте.
«Соңгы биш елда 82 яңа мәдәният объекты төзелде, 348 объект капиталь төзекләндерелде. Барлыгы 60 млрд сум инвестиция кертелгән», – дип әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз