news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов 2023 елга Татарстан бюджеты турындагы законны имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елга һәм 2024-2025 елларга планлаштырылган чорга республика бюджеты турындагы законны имзалады. Документ 18 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән иде.

Закон нигезендә, 2023 елга бюджет керемнәренең фаразланган күләме – 343,9 миллиард, чыгымнар 371 миллиард сум тәшкил итәчәк. Дефицит 27,1 миллиард сум күләмендә планлаштырылган.

2024 елга бюджет керемнәре – 367,4 миллиард, чыгымнар – 394,6 миллиард, дефицит 27,2 миллиард сум тәшкил итәчәк.

2025 елга төбәк бюджеты керемнәре – 366,9 миллиард, чыгымнар – 394,3 миллиард, дефицит 27,3 миллиард сум булыр дип көтелә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары парламентның 37нче утырышында 2023-2025 елларга исәпләнгән республика бюджетын күпчелек тавыш белән хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100