Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов 2022 ел турында: Ел авыр булды
«Узып баручы 2022 ел авыр булды», - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда.
«Махсус хәрби операция бара. Илнең каршылыклары күп, республиканыкы да. Без сәнәгый республика. Импорт буенча контактлар күп, комплектлаучылар буенча да. Бу схемалар катлаулыклар белән эшли, я бөтенләй эшләми. Шуңа яңа юнәлешләр, яңа поставщиклар кирәк. Бу вазгыятьтә үзебезгә өметләнергә тиеш. Икътисад эшләсен өчен, төгәл системалы эш булырга тиеш», - диде Президент.
«Сәнәгать продукциясе, тулай төбәк продукт буенча да төшмибез, авыл хуҗалыгы буенча да яхшы нәтиҗәләр. Төп капиталга инвестицияләр буенча да бөтен параметрлар үтәлгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент илкүләм федераль программалар буенча да республикага зур ярдәм күрсәтелгәнен билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз