Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: 2019 елдан башлап 107 мең алданган өлешченең проблемасы хәл ителде
Россиядә 2019 елдан бирле 107 мең алданган өлешченең проблемасы хәл ителде. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыкка багышланган утырышында әйтте. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды.
«Алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү кысаларында фонд булдырылды. Аның ярдәмендә бу мәсьәләдә киеренкелек планлы рәвештә кими һәм проблемалы йортлар сафка баса. 2019 елдан бирле 107 мең өлешченең мәсьәләсе хәл ителде, ул 315 млрд сум булды», - диде Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ташламалы ипотека программасы кабул ителгән, ул Covid-19 пандемиясе чорында төзелеш тармагына ярдәм итәргә мөмкинлек биргән. «Аның кысаларында 2,3 трлн сумлык 776 мең ипотека кредиты бирелде», - диде ул.
Моннан тыш, Татарстан Президенты сүзләренчә, территорияләрне комплекслы үстерү турында закон кабул ителде. Аның ярдәмендә шәһәр эчендәге киңлекләр һәм гамәлдәге инфраструктура потенциалы нәтиҗәлерәк кулланыла.
«Узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге һәм башка чаралар илдә торакны рекордлы күләмдә – 92,6 млн кв. метр тапшырырга мөмкинлек бирде», - дип нәтиҗә ясады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз