news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов 100 балл җыючыларга, олимпиада җиңүчеләренә: Сез - безнең горурлыгыбыз

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бердәм дәүләт имтиханында иң күп балл җыйган мәктәп укучылары һәм халыкара, бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр белән очрашты.

Очрашуны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ачты. Ул катнашучылар белән таныштырды һәм 2023 елда Казан федераль университетын тәмамлаган студентка һәм очрашу модераторы Рамил Баһавиевка сүз бирде.

Ул кыскача үзенең укуы турында сөйләде. 2019 елда ул КФУ каршындагы Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясен тәмамлый һәм БДИда 399 балл җыя. Рамил рус теле, информатика һәм физиканы 100 баллга, профильле математиканы 99 баллга биргән. Югары баллар Рамилгә Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтына укырга керергә ярдәм иткән, быел ул аны кызыл дипломга тәмамлаган.

Егет магистратурада укуын дәвам итәргә һәм Казанда фәнни һәм укытучы эшчәнлеге белән шөгыльләнергә җыена.

«Бездә югары нәтиҗәләр күрсәткән чыгарылыш укучылары белән очрашу традициясе бар. Сез - безнең горурлыгыбыз. Безнең өчен сезнең язмышыгыз нинди булу, укуыгызны кайда дәвам итәргә теләвегез бик мөһим», - дип билгеләп үтте очрашуда Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, чыгарылыш укучылары нинди карар (Санкт-Петербург, Мәскәү яки Казан югары уку йорты) кабул итсә дә, республика алар белән элемтәне сакларга тиеш.

«Чөнки сезнең һәркайсыгызга безнең республикада ихтыяҗ бар. Иң мөһиме, сез үзегездә булган потенциалны саклап калыгыз, аңа киләчәктә ихтыяҗ булачак. Әлбәттә, сез һәрвакыт ничек уңышка ирешүегезне истә тотарга тиеш. Сезне кем шундый киләчәк белән тәэмин итүен онытмаска кирәк. Бу барыннан да элек сезгә ышанган ата-аналарыгыз һәм сезнең укытучыларыгыз», - диде Татарстан Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100