news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов 10 кешене «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы» медальлен бирү турындагы карарны имзалады.

«Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен медале белән бүләкләргә», диелгән документта.

Барлыгы 10 кеше бүләкләнде. Алар арасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов, ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгының мәгълүматлаштыру бүлеге җитәкчесе Дмитрий Бочкарев, хезмәт ветераннары Гөлнур Гыйниатуллина, Тәнзилә Мингалиева, «Телекоммуникации 21» ЯАҖ генераль директоры Зариф Закиров, Татарстан Рәисе эшләре идарәсенең гомуми эш протокол секторының I категорияле белгече Илсөя Идиатова, Перспективалы тикшеренүләр фонды җитәкчесе Иршат Ихсанов, Саба районы Олы Шыңар «Әллүки» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Римма Сафина, Саба районы Эзмә урта мәктәбенең тарих укытучысы Наилә Сөләйманова, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Документлар белән тәэмин итү идарәсенең редакцион-лингвистик экспертиза бүлеге мөдире Занфира Хәсәнова да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100