Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Гатин Чаллы мэрына Лисичанскида яшәүчеләрдән рәхмәт белдерде
Чаллы волонтерлары төркеме ике елдан артык Лисичанскида эшли. Үз командасы белән Татарстан шефлыгындагы шәһәрдә ярдәм күрсәтүче меценат һәм эшмәкәр Рөстәм Гатин автошәһәр мэриясендә аппарат киңәшмәсендә шул вакыт эчендә 1,5 мең тоннадан артык кайнар ризык әзерләнүе турында сөйләде. Бу максатларга 100 млн сумнан артыграк суммага 350 тонна азык-төлек сатып алынган.
«Нәкъ ике ел элек без сезнең ( Чаллы мэры Наил Мәһдиев – Т-и иск.) һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 6 кешедән торган команда составында махсус хәрби операция зонасына, Лисичанск шәһәренә юл тоттык. Әзерләнгән, тәҗрибәле, ләкин курку белән — без кая барганыбызны белми идек», — дип уртаклашты Гатин.
Лисичанскида Чаллыдан килүчеләрне ул вакытта шәһәр кураторы – Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин каршы алды. Волонтерларны урнаштырдылар, күрсәтмәләр бирделәр.
Бүгенге көнгә кадәр команда Лисичанскида һәм якындагы ике шәһәрдә — Новодружескида һәм Привольеда эшли. Локацияләрнең берсендәге кыр кухнясы эшләү урыныннан алгы сызыкка кадәр ара километр ярым тәшкил итә.
Гатин кыр кухнясы эшен дәвам итәчәк, Лисичанск шәһәре әле моңа мохтаҗ икәнен әйтте. «Бу махсус хәрби операция зонасында шундый озак вакыт кайнар туклануны оештыру белән шөгыльләнә торган бердәнбер проект», - дип өстәде ул.
Рөстәм Гатин шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиевка Лисичанск мэры Эдуард Сахненконың Рәхмәт хатын тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз