Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Гарипов юл-транспорт һәлакәтләренең иң таралган сәбәбен атады
Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рөстәм Гарипов юл-транспорт һәлакәтләренең иң таралган сәбәбен атады. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.
«Ел башыннан Татарстан юлларында 68 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләрнең иң киң таралган сәбәпләренең берсе – каршы як хәрәкәте полосасына чыгу. Шулай ук берничә юл-транспорт һәлакәтенә җәяүлеләрнең кызыл юлга чыккан хаталары китергән», – дип сөйләде Рөстәм Гарипов.
Спикер ассызыклавынча, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсеннән булган үлем өчраклары бермә-бер арткан.
«Гыйнварның беренче көннәрендә республика юлларында 14 кеше һәлак булды, 82 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 кешегә күбрәк», – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз