news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Галиуллинга «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелде

Рөстәм Галиуллинга «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинга «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мактаулы исем Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә әдәбиятны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе, нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot