news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Галиуллин: Татар шәхесләре бакчасы булдырасы иде. Яки аллеясе.

Күптән түгел ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов гаиләле яшь (дөресрәге, урта буын) татар язучылары белән гаиләдә татар телен саклау турында сөйләште. Очрашуда катнашкан «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин үз тәкъдим-фикерләрен җиткерде.

Рөстәм Галиуллин: Татар шәхесләре бакчасы булдырасы иде. Яки аллеясе.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Минем хатыным – урыс авылында бердәнбер татар гаиләсе булып үскән кеше. Андыйлар тагын да миллирәк була. Безнең 2 бала – кыз һәм малай. Өйдә саф татарча сөйләшәбез. Кызым Камилә Опера һәм балет театрында спектакльләрдә катнаша. Әйтик, Муса Җәлил операсында Чулпанны уйнады. Малай спорт белән шөгыльләнә.

Оныклар авылга кайткач татарча гына сөйләшә – әти моны катгый куйды. Балалар бакчада рус телле төркемдә йөрде, катнаш мәктәпләрдә укыды. Ләкин татарча сөйләшә һәм укый алалар икән, димәк, тел гаиләдә саклана, дигән әйбергә киләбез инде.

Мин заманында Тәүфикъ Әйди иҗаты буенча диссертация яклаган идем. Аның улы Айнур Айделдинов – инвестицион-венчур фонды директоры иде, хәтерлисездер. Түрәләр арасында матур итеп татарча сөйләшүчеләр – сез дә ул гына, дип беләм. Мин аннан ничек шулай өйрәнүен сораштым. Аның әтисе Тәүфикъ Әйди көнгә 100 бит татарча укырга план төзи торган булган икән. Хәзер Айнур Айделдинов үзе миннән, кызларны татарча ничек укытырга, дип киңәш сорый. Әти шикелле эшләмәкче булам, укымыйлар, ди. Минем тәкъдимем шул уңайдан. Балаларга укытылырга тиешле 100 китап дигән исемлек төзелде. Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов... Ләкин, гафу итегез, алай гына булмый. Аларга бүгенге заман әсәрләре кирәк. Бәлки, максатчан рәвештә кече яшьтәге балалар өчен заманча әсәрләр проекты әзерләргәдер? Аны, затлы итмичә генә, гади китап итеп чыгарыргадыр. Без аны татар гаиләләренә таратыр идек.

Мин татар телле бала үстерә алган гаиләләрдән ничек өйрәтә алулары белән кызыксынам. Дания Заһидуллинаның улы – министр. Ул да татарча сөйләшә. Мин көнгә 2 сәгатемне бала белән татарча сөйләшүгә багышлый идем – көн саен, саф татарча, дөнья хәлләре турында сөйләшә идек, ди. Хәзер оныклар белән шулай эшлим, ди. Хәзер ата-аналар алай эшли дә алмый – кемнеңдер фикерләве, кемнеңдер вакыты җитми. Шуңа, бәлки, киң катлау өчен, Дания әйткән ярдәмлек (голосовой помощник) тә кирәктер.

Татарстанда кино күп төшә. Елга 200-300 млн җыеладыр. Ләкин татарда «Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра» диләр. 200 миллионга гаилә белән карый алырлык яхшы фильм эшләнсә! Һичьюгы башкортларның «Сестренка»сы кебек.

Минем тагын бер күптәнге идеям бар – Татар шәхесләре бакчасы булдырасы иде. Яки аллеясе. Монда язучылар гына түгел, әйтик, Мөштәри дә, Гыйлем Камайлар да бар, Мәрҗани да бар... Татарның 40 билгеле шәхесенең бюстларын куеп... Балаларыбызга «Безнең нинди кешеләребез бар!» дип күрсәтә алыр идек.

Очрашуда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100