news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Галиуллин: Татар дөньясын кузгатып җибәрү өчен фильмнар, сериаллар бик кирәк

Декабрь аенда легендар Илһам Шакировка багышлап «Илһам» сериалы төшерелә башлаячак – кастинглар башланды. Сценарий авторларының берсе Рөстәм Галиуллин Илһам Шакиров, сериал турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Рөстәм Галиуллин: Татар дөньясын кузгатып җибәрү өчен фильмнар, сериаллар бик кирәк
Фото: «Татар-информ»

«Илһам абыйны белмәгән татар юк. Мин дә аның җырларында үскән. Бүгенге җырчыларны тыңлагач та Илһам абыйны тыңлап куя торган гадәтем бар. Илһам абыйның элек авылга килеп җырлаганы булды, «Татар җыры»нда бер сөйләшкән идек, башкача күрешкән юк иде. Бу сценарийга алынгач югалып калдым, гәрчә биографиясе белән кызыксынганым булса да. Илһам абыйга кагылышлы бөтен китаплар белән дә таныш идем.

Башта «ни өчен мин» дигән сорау туса да, команда белән танышкач, Олег Кондрашовның фикерләре бик ошады. Фильм биография белән генә чикләнмичә, аның шәхес буларак формалашуына тәэсир иткән вакыйгаларга нигезләнгәнен аңлагач, мин ризалаштым. Аны белгән кешеләр белән аралаштым, Рабит Батулла, Илһам Хаҗиев белән киңәштем.

Хәзер ул сериал булып бара, мин аның киләчәктә нәфис фильм булуын теләр идем.

Беренче вариантта Илһам абыйның туганыннан алып вафатына кадәр бик озын синопсис эшләдем: ким дигәндә 20 серияле сюжет булгандыр. Режиссер белән сөйләшә торгач, аның иң матур чагы һәм бөеклеккә җиткергән вакыйгалар буенча эшләргә булдык. Илһам Шакировның Илһам Шакиров булып җитешүен эзләү бара. Искиткеч биография! Илһам Шакиров 1935 елда Яңа Бүләк авылында туган. Бу – 1927 елда гына оешкан яңа авыл. Шундый исемле авыл татар халкына Илһам Шакировны бүләк иткән. Тормышында Тукай белән параллельләр бар.

Фильмга кереп бетә алмаган кызыклы әйберләр күп. Илһам абыйның холкын ачыклауда Илһам Хаҗиевның ярдәме зур булды. Сәхнәдә ул бер Илһам Шакиров булса, тормышта үз сүзен әйтә алган чын ир-ат. Аның ничек тикшерелгәнлеге турында бик кызыклы документлар таптык. Ул детальләр дә кереп китте. Сценарийны эшләгәннән соң, бу шәхескә тагын да мәхәббәтем артты.

Мин Якутиядән кайтканнан бирле шушы теманы уйлап йөрим: татар дөньясын кузгатып җибәрү өчен фильмнар, сериаллар бик кирәк – моңа басым ясарга кирәк. Илһам абый турында 100 фильм төшерелсә дә ярый», – ди ул.

Тинчурин театрында фильм өчен артистлар сайлау чарасы турында «Интертат» сайтына Рузилә Мөхәммәтова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot