Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Галиуллин Мединский һәм Хәбировка уртак китап бастыру проекты турында сөйләде
Уфа шәһәрендә уза торган «Китап бәйрәме» фестивале мөһим очрашудан башланды. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединскийга һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка ике республика нәшриятлары арасында барган хезмәттәшлек турында сөйләде.
«Аның асылы – алмашып китап бастыру, башкорт авторларына – Татарстанда, ә татар авторларына Башкортстанда үз укучыларын табарга ярдәм итү. Әлеге проектка 1994 елда нигез салынды һәм бу вакыт эчендә төрле жанрдагы күпсанлы китаплар басылып чыкты. Иртәгә, әлеге китапларны укучыга тәкъдим итү чарасында, Рөстәм Галиуллин бу хакта җентекләбрәк сөйләячәк», – дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз