news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Галиуллин: «Казан утлары»н укучылар саны зур тиражлы чактагы цифрларга тәңгәлләшә

Рөстәм Галиуллин: «Казан утлары»н укучылар саны зур тиражлы чактагы цифрларга тәңгәлләшә
фото: Солтан Исхаков

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин журналны укучылар санының зур тиражлы чактагы цифрлар белән тәңгәлләшүен әйтте.

«Казан утлары» журналының традицион басма варианты тиражын, социаль челтәрләрдәге язылучыларны, сайтның уникаль карап баручыларын санасак, безнең көндәлек карап бара торган 40 меңлек аудиториябез бар. Язылмыйча гына карауларны исәпләсәк, ул сан ике тапкырга арта», – диде ул журнал игълан иткән «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясау тантанасында.

«Бу сан «Казан утлары»ның иң зур тиражлы чагындагы цифрлар белән тәңгәлләшә. Димәк, без укучыбызны саклап калганбыз, форматлар гына бераз үзгәргән», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Галиуллин.

  • «Казан утлары» журналы 2023 елда Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дип аталган әдәби конкурс үткәреп бүген аңа нәтиҗәләр ясалды.

news_right_1
news_right_2
news_bot