news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Галиуллин: Чит төбәкләрдә диннең телне саклауда ролен күбрәк күрә башладым

Рөстәм Галиуллин: Чит төбәкләрдә диннең телне саклауда ролен күбрәк күрә башладым
Рамил Гали

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин «Әйтер сүз» рубрикасында туры эфирда барган әңгәмәдә диннең телне саклаудагы роле турында фикерен җиткерде.

«Чит төбәкләргә йөри башлаганнан соң Ислам диненең татар телен саклап калуындагы ролен күбрәк күрә башладым. Телне дин генә саклый дип әйтәсем килми. Ләкин бигрәк тә башка өлкәләрдә дин телне саклауда мөһим роль уйный. Динебез булу катнаш никахлардан саклап тора. Гаилә тулы канлы татар гаиләсе булса, телебез дә саклана», – ди Рөстәм Галиуллин.

Чит төбәкләрдәге татар авылларында дин дә көчле, тел дә саклана, ди ул. «Башка өлкәләргә сәфәребезне без иң беренче мәчетләрдән башлыйбыз. Иң беренче имам-хатыйплар, муллалар белән сөйләшеп алабыз. Кайсы өлкәне генә алмыйк, мәчетләрдә имам булып татар кешесе тора. Боларны мин Чиләбе, Свердловск, Башкортстан, Әстерхан, Мордовия һ.б. өлкәләрдә дә күрдем. Ләкин мәчетләргә татарларның 5-10 проценты гына йөри», – ди ул.

Башка өлкәләргә сәфәрләр вакытында Рөстәм Галиуллин татар мәктәпләрендәге тәрбияви якка да игътибар итүен әйтте.

«Татарлар гаилә кыйммәтләрен алга куя. Бу кыйммәтләр татар укытучысы аша мәктәпкә дә күчә. Шунлыктан татар мәктәпләрендә дисциплина, тәрбияви як көчле. Аларда укытучы һәм бала мөнәсәбәте ата-ана һәм бала мөнәсәбәтенә якын.  Шуңа күрә татар мәктәпләренә татарлар гына түгел, ә башка милләт вәкилләре дә тартыла. Гадәттә татар мәктәпләрендә үзбәк, кыргыз, чуваш, рус балалары да күп була. Бер яктан, татар мәктәбенең шушылай башка милләт вәкилләрен дә туплавы яхшы, ләкин шулай да аларда татарлар күбрәк укысын иде. Чөнки башка милләт вәкилләре күп булса, татар теле укытылмый башларга да мөмкин», – диде Рөстәм Галиуллин.

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100