Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Галиев Түбән Кама Татар дәүләт театры директоры вазифасыннан китә

Түбән Кама Татар дәүләт драма театрында яңалыклар көтелә – Рөстәм Галиев театр директоры вазифасыннан китеп театр артисты булып күчәчәк.
Рөстәм Галиевның директорлыктан китүен Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова да раслады. Яңа директор кандидатурасы әлегә төгәл хәл ителмәгән.
«Әйе, китүем дөрес, - диде Рөстәм Галиев үзе дә. - Мин инде китәргә булдым. Бу дөресрәк юл булыр. Театрга артист булып килдем, артист булып китәрмен. Яшем дә җиткән. Вакыт та җитте», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
- Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге, Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Рөстәм Галиев Түбән Кама дәүләт театрына нигез салучыларның берсе. 1989 - 2024 елларда театрның баш режиссеры була. 2009 - елдан театр директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз